Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 16 гаилә сертификат алды. Гаиләне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Советы депутаты, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов котладылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ул акчалардан файдаланган. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм ул акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Президент юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан артып, 483 882 сум тәшкил иткән, икенче балага ул 23 мең сумга диярлек арткан һәм 639 432 сум тәшкил иткән.

Чәршәмбе, 10 февраль 2021, 15:17