Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта нацизмны реабилитацияләү өчен җаваплылыкны көчәйтә торган закон проектын, шулай ук Халыкара хәрби трибунал карарында билгеләнгән фактларны кире каккан мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгели торган төзәтмәләрне кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина бу хакта: "Бүген Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән инициативалар безнең фракция тарафыннан өстенлекле карап тикшерелергә тиешле закон проектлары исемлегенә кертелде. Без тарихи дөреслекне сакларга һәм хәзерге буынның тормышы белән бурычлы геройларның батырлыгын олыларга һәм якларга тиеш".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 08:21