14 февральдә Яр Чаллыда Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырылачак. Бу көнне Азатлык мәйданындагы шугалакта «Бозда мәхәббәт» программасы планлаштырылган. Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын «Гашыйклар парады» флешмобы, тимераякта никах теркәү тантанасы, «Мәхәббәт хаты» гашыйклар почтасы, бәйрәм партнерларыннан отышсыз калмый торган бүләкләр лотереясы, «Романтик пар-2021» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, бозда дискотека, «Европа Плюс»тан күңел ачу программасы, конкурслар һәм уеннар көтә. Кичәнең төп призы партнерлардан сертификатлар булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 февраль 2021, 09:07