Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыга коронавирус инфекциясеннән 3130 доза вакцина килер дип көтелә. Ул партияне исәпкә алып, автокаланың дәвалау оешмаларына барлыгы 10 855 доза кайтарылачак. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев атналык матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.

Covid-19дан халыкка «Спутник V» препараты белән прививка ясыйлар. Әйтергә кирәк, коронавируска каршы вакцинация ике этапта уза. Вакцина шул рәвешле булдырылган ки, кеше ике тапкыр прививка узарга тиеш.

"Бүгенге көндә 5 434 кеше беренче компонент белән, 535 кеше икенче компонент белән вакциналаштырылган. Вакциналар даими рәвештә килә", - диде Александр Николаев һәм үзе дә прививка ясатуын билгеләп үтте.

 Covid-19дан вакцинациягә язылу территориаль поликлиникаларда алып барыла. Көн саен 600дән 800гә кадәр Чаллы кешесе прививка ясата.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 10:50