Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда Удмуртия һәм Чечня үрнәге буенча битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Чикләүләрне бетерү турындагы барлык карарлар Татарстан Республикасының оператив штабы тарафыннан билгеләнә. Алар статистик мәгълүматлар, күрсәткечләр әзерлиләр һәм аларны Министрлар Кабинетына карауга тапшыралар. Белгечләр бәяләвенчә, бу чикләүне гамәлдән чыгару безнең республика өчен иртәрәк әле».

Илгизәр Бариев шулай ук коронавирусның өченче дулкыны фаразларына карата үз бәясе белән уртаклашты: "Компетентлы вирусологлар бәяләвенчә, эпидемиянең әкренләп сүнә баруы ике-өч ай дәвамында булачак. Әгәр, әлбәттә, Россиягә яңа штаммнар эләкмәсә: Британия, Көньяк Африка, Бразилия штаммнарының таралу тизлеге тагын да көчлерәк. Бу очракта фаразлау бик катлаулы. Икенче дулкын өч ай дәвамында тынарга тиеш. Монда, иң беренче чиратта, инде авырып терелгәннәр саны арту күзәтеләчәк, Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм төгәл безнең шәһәрдә массакүләм вакцинация темпларыннан да тора", - диде ул.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 11:27