Мы в социальных сетях

Чаллы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру кагыйдәләре турында матбугат конференциясендә икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева сөйләде.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру 2016 елдан башлап Башкарма комитетның "Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" 5925 номерлы карары нигезендә башкарыла. Бүгенге көндә шәһәр схемасына 222 объект кертелгән: 74 – Автозавод районында, 80 – Үзәк районында, 68 – Комсомол районында. Азык-төлек товарлары булган объектлар күпчелекне тәшкил итә – 54 берәмлек. Икенче урында җәмәгать туклануы – 38 объект, өченчедә – туңдырма белән киосклар – 49 данә.

"Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасына теге яки бу урынны кертү өчен гариза бирергә кирәк. Гариза Башкарма комитетның «стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын эшләү буенча комиссия төзү турында»гы карары белән расланган комиссиядә карала. Комиссия рәисе – Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. Комиссия гаризаны карап тикшергәннән соң, әлеге урынны стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасына кертүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк. Уңай хәл ителгәндә, сәүдә объектының урнашу урыны координаторлары төшерелә һәм урнашу схемасына кертелә. Аннары аукцион үткәрелә. Аны үткәргәннән соң, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына килешү төзелә. Монда мин ике яктан да аңлашу булуын ассызыклыйм: җир кишәрлеген арендалау килешүе бар - ул стационар сәүдә объектлары өчен күбрәк туры килә. Ә стационар булмаган сәүдә объектларын  урнаштыру хокукы – стационар булмаган сәүдә объектлары өчен. Бу җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелмый. Координаталар гына бар - урнашу урынын билгели торган дүрт әйләнеш ноктасы", - дип аңлатты Гүзәл Гыйләҗева.

Ул шулай ук Башкарма комитет тарафыннан 543 номерлы карар кабул ителгәннән соң, быел шәһәр территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибендә нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Җирле документ аны федераль һәм республика законнарына туры китерү максатыннан чыгарыла. Аның нигезендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру җәяүлеләрнең ирекле хәрәкәтен һәм кулланучыларның объектка, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнарга үтеп керүен тәэмин итәргә тиеш.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруның кайда рөхсәт ителмәве турында сөйләгәндә, спикер эшмәкәрләр өчен инфографикалы белешмәлек әзерләнүен хәбәр итте. Бу гариза тапшырганда хаталар булдырмау өчен эшләнә.

Тагын бер яңалык – стационар булмаган сәүдә объекты урнаштырылганнан соң 60 көн эчендә эшмәкәр рәсмиләштерергә тиешле «Кабул итү комиссиясе акты».

Шулай ук идарә башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда Яр Чаллыда 38 стационар булмаган сәүдә объекты демонтажланган, шуларның 80%ын милекчеләр үзләре сүткән.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 13:08