Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 февральдә «Мисс һәм Мистер студент – 2021» шәһәр матурлык һәм талант бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Конкурста катнашучыларны сайлап алу 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә булачак. Катнашучыларның яше 16-22 яшь булырга тиеш. Конкурсантларга сайлап алу турында катнашу өчен сылтама буенча узарга https://forms.gle/kRw6fpZ5JERNcPUY6 һәм 15 февральгә кадәр анкета тутырырга кирәк.

Катнашу өчен визитка, үз-үзен презентацияләү, үзе турында иҗади формадагы, студентлар тормышындагы иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырган чыгышы (ике минуттан да артмаган); иҗади номер (өч минуттан да артмаган) әзерләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны https://vk.com/gsschelny һәм https://vk.com/mcnur төркемнәрендә конкурс турында нигезләмәдә табарга була.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 08:45