Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы өченче укылышта инде балигъ булган инвалид балаларын тәрбияләүне дәвам итүче ата-ана һәм опекуннарга картлык буенча иминият пенсиясенә өстәп, өстәмә беркетелгән түләү алу хокукына ия булачак норма кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициатива буенча болай дип бәя бирде: «Төбәктә гражданнарны шәхсән кабул итү барышында миңа һәм хезмәттәшләремә инвалид балаларның әти-әниләре һәм опекуннары мөрәҗәгать итте. Элегрәк Конституция суды мондый хәлләр инвалид балаларның ата-аналары файдасына булырга тиеш дигән карар чыгарды һәм хәзер без бу нигезләмәне закон белән ныгыттык».

Россиядә мондый түләүне 7,5-11 мең сум күләмендә алу хокукына ия 15 меңгә якын гаилә исәпләнә. Федераль бюджетта бу түләүләргә 32 млн сум тирәсе каралган.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 16:19