Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәге «Безгә кырык өченчедә – медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә паспортлар» дигән шәһәр хәрби-тарихи онлайн викторина үткәрде. Ул Россиянең Хәрби дан көненә – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланды.

Онлайн викторинада 14 учреждение - 83 команда (498 кеше) катнашты: 7; 19; 24; 32; 40; 56 мәктәпләр; 29, 77, 2 нче гимназияләр; 79 нчы лицей-интернат; «Калкан» полиция кадет мәктәбе укучылары; КИУның Яр Чаллы филиалы көллияте; Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте; В.Д. Поташев исемендәге техник көллияте студентлары.

Шәһәрнең хәрби-тарихи онлайн викторинасында җиңүчеләр: I урын – 79 нчы лицей-интернатның 10 А сыйныфы командасы; 77 нче гимназиянең 11 А сыйныфы, 10 А сыйныфы һәм 10 Б сыйныфы командалары;  56 нчы мәктәпнең 11 сыйныф командасы шулай ук беренчелекне били.

II урында – 79 нчы лицей-интернатның 11 А сыйныфы командалары; «Калкан» полиция мәктәбенең 11 А сыйныфы һәм 77 нче гимназиянең 9 В сыйныфы командалары; 56 мәктәпнең 9 А һәм 10 сыйныфлары командалары.

III урынны шулай ук берничә команда бүлеште: 7 нче мәктәпнең 8 А сыйныфы командасы; 79 нчы лицей-интернатның 10 Б сыйныфы командасы;  Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары командасы.

Барлык катнашучылар да электрон форматтагы дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 16:48