Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Instagram социаль челтәрендә туры эфир барышында чаллылыларның сорауларына җавап бирде. Аралашу бер сәгать дәвамында узды. Чаллылылар юлларны ремонтлау, яңа мәктәпләр төзү, шәһәрнең яңа микрорайоннары үсеше, шулай ук зур автобусларның язмышы белән кызыксындылар.

«Без бүген зур сыйдырышлы автобуслар барлыкка килү өлешендә актив эшлибез. Бүген 10 берәмлектән артык МАЗ-206 22, 26 нчы маршрутларда эшли, алар 72 пассажир сыйдырышлы. Ташучылар әлеге маркалы 20 автобус сатып алырга планлаштыралар. Параллель рәвештә без Мәскәү шәһәре җитәкчелеге белән эшләдек һәм 40 ЛиАЗ автобусын бушлай ала алдык. Алар яхшы эксплуатациядә, барысы да эшли. Бүгенге көндә бу 40 берәмлек транспорт безнең шәһәрдә. Хәзерге вакытта документлар алу процессы бара. Якын арада шәһәр маршрутларында ким дигәндә 60 автобус эшләячәк. Бүген без тагын 50 автобус алу өчен төрле программалар буенча эш итәбез», – дип билгеләде мэр.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев шәһәрдә нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Шәһәр башлыгы соңгы алты ел эчендә юлларны ремонтлауга 12 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән, 15 поликлиника ремонтланган, дүрт мәктәп төзелгән, дип билгеләп үтте.

«Һәр мәктәпнең үз йөзе бар, алар өстендә Чаллы дизайнерлары эшләгән. 42 нче мәктәп КАМАЗ тематикасы буенча, 37 нче мәктәп аэропорт тематикасы буенча төзелгән. Һәр мәктәптә икешәр бассейн бар. Быел Чаллыда ике өр-яңа мәктәп барлыкка киләчәк».

Татарстан Республикасында «Адымнар – белемгә юл» полилингваль комплекслар системасын булдыру проекты кысаларында Чаллыда Чулман проспекты буенча 59 нчы гимназия, шулай ук Замелекесье микрорайонында 14 нче яңа мәктәп төзелә. Ул шулай ук Замелекесье мәктәбенең директоры итеп элек 44 нче мәктәпне җитәкләгән Наталья Медведникова билгеләнүен әйтте.

Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2021 елда 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын ремонтлау эшенә керешү планлаштырыла.

«Мин мондый очрашуларны даими уздырырбыз, шәһәр тормышында булган һәм барлыкка килгән әһәмиятле тормышчан мәсьәләләргә җавап бирербез дип уйлыйм. Сезнең белән безнең бурыч – бер-берегезне ишетү һәм аңлау, шәһәребез пөхтә булсын һәм чәчәк атсын өчен кулдан килгәнне эшләү»,  – диде мэр очрашу ахырында.

Пәнҗешәмбе, 11 февраль 2021, 18:14