Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Әлеге инициатива даруларга бәяләрне нигезсез арттыру мөмкинлеген булдырмау, даруханә челтәрләренең монополиясен чикләү, үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыру, Россиянең читтә һәм авыр үтеп керешле төбәкләрендә яшәүчеләрне кирәкле препаратлар белән тәэмин итүне җайга салу. Безнең фракция тарафыннан өстенлекле исемлеккә кертелгән закон проекты даруханәләрне сатып алучыларга кирәкле препаратларның арзанлы аналоглары турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итәчәк. Моннан тыш, «Күчмә даруханә пункты» төшенчәсен кертү аларның эшчәнлеген рөхсәт итәчәк һәм халыкка дарулар сатып алу җиңелрәк булачак».

Закон проекты белән даруханә оешмаларының бер халыкара патентсыз атамасы кысаларында дару препаратларының булуы һәм минималь бәясе турында сатып алучыларны ачык мәгълүмат белән тәэмин итү бурычы билгеләнә.

Шулай ук даруханә оешмалары һәм күпләп сату оешмалары тарафыннан реализацияләнмәгән табышларны алу мөмкинлеген чикләргә һәм продукцияне алга этәрү буенча хезмәтләр өчен түләүнең максималь күләмен 5 процентка билгеләргә тәкъдим ителә.

Җомга, 12 февраль 2021, 10:28