Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Мөкатдимә Мөгалим кызы Галеева, Вера Тимофеевна Васенькина юбилей белән котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Илнур Исмәгыйлев, Лариса Зубрилова, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Калачева да кушылды.

Пенза өлкәсенең Казачья Пелетьма авылында туган Вера Тимофеевна Васенькина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Сугыштан соң Пенза өлкәсенең Олы Вьяс авылында ветеринария дәваханәсендә хисапчы булып эшли. 1959 елда гаиләсе белән Тольяттига күчеп килә, пенсиягә чыкканчы «Волгоцеммаш» ААҖдә кранчы булып эшли. 2016 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Вера Тимофеевна өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Башкортостан Республикасының Нарат-Елга авылында туган Мөкатдимә Мөгалим кызына 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Мөслим авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килә, анда тәрбияче булып эшли. 1961 елдан пенсиягә чыкканчы Бөгелмә монтаж идарәсендә склад мөдире булып хезмәт куя. 2017 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Мөкатдимә Мөгалим кызы өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 12 февраль 2021, 14:08