Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның гыйнварында Чаллыда салкыннар нәтиҗәсендә җылылык энергиясен куллану күләмнәренең 2020 елның гыйнварына караганда 22%ка артуы ачыкланган. Яр Чаллыда 2021 елның гыйнварында уртача тәүлеклек температура 11,8 °C тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,9 градуска салкынрак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Газпром межрегионгаз» компаниясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2020-2021 елның кышкы айларында газ сату түбән температуралар нәтиҗәсендә шактый арткан. Әйтик, 2020 елның декабрендә республикада газның гомуми чыгымы 1,94 млрд кубометр тәшкил иткән, бу 2019 елның декабренә карата 12%ка арткан. 2021 елның гыйнварында Татарстанда газ чыгымы 1,95 млрд кубометрга кадәр арткан, 2020 елга карата үсеш 17% тәшкил итә.

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләү акчаларын экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. Начар җылытылган тәрәзәләр һәм аерым фатирларда ачык форточкалар өчен, нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләрнең барысына да түләргә туры килә. Подъездлардагы ишекләргә һәм тәрәзәләргә дә игътибар итәргә кирәк, алар шулай ук ябык булырга тиеш.

ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә фактура счетында алдагы ай күрсәткечләре белән чагыштырырлык төп параметрлар бар. Нинди дә булса пунктларның (айга ай) кискен үзгәрешләре идарәче компаниягә аңлатма сорап мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз хокукларын яклау өчен ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан президенты үзенең указы белән 2020 елның 14 декабрендә 2021 елга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү үсешенең чик индекслары күләмен раслады. ТКХ хезмәтләренә тарифларны индексацияләү 2021 елның июль аенда булачак, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен түләү үсешенең чик индекслары күләме 4,4% тәшкил итәчәк. 2020 елда индексның зурлыгы 4% тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше  3,6%, бу инфляциядән шактый түбән.

Җомга, 12 февраль 2021, 14:33