Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә көньяк циклон өстенлек итү сәбәпле, һава шартлары сизелерлек начараячак. Кар, юеш кар, бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә. Аерым районнарда томан, төнлә һәм иртән бозлавык. Төнлә минималь һава температурасы -6..-11°, иртән 0..-5° булыр дип фаразлана. Көндезге температура 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе көнне, 14 февральдә, Республика аша салкын фронт узачак. Кар көтелә, төнлә көнчыгыштан юеш кар, урыны белән буран һәм бозлавык. Төнлә һава температурасы -8..-13°ка кадәр төшәчәк, аязган вакытта -17°кадәр, көндез температура -6..-11°. Юлларда бик тайгак.

Дүшәмбе, 15 февральдә, циклон калдыгы белән көнчыгышка таба, республикада аның тыл өлеше йогынтысында шактый салкынайта, төнлә - 16..-21°, көндез -14..-19°тан да артмас дип көтелә. Бераз кар явачак. Төнлә урыны белән буран һәм җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 16-17 февральдә республикада һава торышына аз болытлы антициклон йогынты ясый башлаячак. Төнлә һава температурасы -24..-29°, көндез -17..-22°. Уртача температура нормадан 10-11 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Шимбә, 13 февраль 2021, 09:34