Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 февраль көнне Яр Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы – 2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Стартка мәктәпкәчә белем һәм уку йортларыннан, гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм хезмәт коллективларыннан катнашучылар чыкты. Чара елдагыча "Прибрежный" паркында үткәрелде. Ярышларга 80 судья хезмәт күрсәтте. Чараны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре 2 кмга узышта катнаштылар.

 Яшь төркемнәре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәр узыш тәмамлангач үткәрелде. Ярышлар вакытында конкурслар белән бәйрәм программасы оештырылды. Барлык катнашучылар өчен дә кайнар чәй әзерләнде.

Анда шәһәрнең барлык төп хезмәтләре – физик культура һәм спорт идарәсе, эчке эшләр идарәсе, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, сәүдә, мәгариф һәм яшьләр эшләре, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары, «Горсвет» МУП катнашты. Ярышларның мәгълүмати партнеры булып СТВ Медиа холдингы тора.

Шимбә, 13 февраль 2021, 14:43