Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында картинг буенча «КАМАЗ-мастер» командасы Кубогына ачык кышкы республика ярышлары уза. Ярышларны ачу тантанасы бүген Казанның Олег Кухаренко картодромында узды.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков, «Дакар» ралли-марафонында җиңүчеләр катнашты.

"КАМАЗ-мастер командасының, "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Анатольевич Когогинның автозавод үсешенә, яңа автомобильләр булдыруга гына түгел, ә спортны - балалар, яшүсмерләр, һөнәри спортны үстерүгә дә җитди игътибар бирүе бик шәп. КАМАЗ – ул автомобильләр җыю һәм аларны сату гына түгел, бу күпкә киңрәк. Без бүген бу ярышларда катнашучыларның никадәр киң спектрын күрәбез. Илебезнең 25 шәһәреннән 130 артык кеше. Ярты миллионлы автокала исеменнән мин кунакларны сәламлим. Яр Чаллы шәһәре - кунакчыл кешеләр, киң күңелле кешеләр шәһәре дип ышандыра алам. Мин бу ярышларның яхшы кәеф белән истә калуын, иң көчленең җиңүен телим. Яшь спортчылар Владимир Геннадьевич Чагин командасы башкарган данлы эшләрнең яхшы дәвамчылары булсын", - дип Наил Мәһдиев ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Ярышлар инде күркәм традициягә әверелде һәм Татарстан гына түгел, күрше төбәкләр арасындагы картингистлар арасында да ул иң популяр булып тора. Ярышларда Рязань, Пермь, Йошкар-Ола, Сарапул, Гусь-Хрустальный,  Ижау, Ковров һәм Татарстанның төрле торак пунктларыннан спортчылар катнашты.

Гадәттәгечә ярышлар 860 метр озынлыктагы боз трассасында уза, анда турыдан-туры тизлек участоклары да, текә борылышлар да бар. Трасса катнашучыларга үз осталыкларын исбатларга һәм иң тиз пилот исеме өчен матур көрәш күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Ярышлар сигез класста үткәрелә, анда иң кечкенә катнашучыларга нибары 6 яшь. Ике көн дәвамында иң яхшылар квалификация һәм финал узышлары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк – 4әр класс көн саен.

Шимбә, 13 февраль 2021, 15:31