Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Мәскәү хөкүмәте белән килешү нәтиҗәсендә, шәһәргә түләүсез нигездә бирелгән зур сыйдырышлы автобусларны карады. Барлык автобуслар да планлы рәвештә техник хезмәт күрсәтү узачак һәм тиешле документларны алганнан соң, ЛиАЗлар маршрутларга чыгачак.

"2020 елның декабрь ахырында без җаваплы саклауга автобуслар алдык. Хәзерге вакытта алынган техниканы эксплуатацияләү хокукына документлар рәсмиләштерү төгәлләнеп килә. Шулай ук автобуслар диагностикасы һәм техник хезмәт күрсәтү үткәрелә. Февраль ахырына кадәр транспортны линиягә чыгару өчен кирәкле барлык документлар кулыбызда булыр дип өметләнәбез", – дип җиткерде мэрга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Шәһәр башлыгы автобусларга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү барышы белән кызыксынды, транспортның тышкы торышын карап чыкты, шулай ук салонга керде һәм автобус йөртүчеләр белән аралашты.

 "База белгечлегем буенча инженер-механик буларак, мин маршрутларга җибәрергә әзер булган автобуслар яхшы хәлдә дип саныйм. Шәһәрдә йөрүче МАЗлар кебек үк", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, 40 автобусның 27се план буенча техник карау узган инде: "Март башына автобуслар Чаллыда йөри башлар дип уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. – Транспорт белән бәйле хәлне күзәтеп торачакбыз. Автобуслар җитмәсә, без өстәмә рәвештә линиядәге автобуслар санын арттыру бурычын куябыз. Кешеләрнең кайсы автобусларга күбрәк өстенлек бирәчәгенә игътибар итәчәкбез. Пассажирлар агымын карыйбыз".

ЛиАЗларның 22 һәм 26 номерлы автобус маршрутлары буенча хезмәт күрсәтәчәге билгеле инде.

Шимбә, 13 февраль 2021, 16:55