Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшәүче 7 496 кеше "Спутник V" препаратының беренче компоненты белән вакцинация узды. Бу юнәлештә эшне оештыру турында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова сөйләде: «Көн саен шәһәр предприятиеләренә, шул исәптән «КАМАЗ» ААҖнә барабыз».

Covid-19дан вакцинациягә язылу территориаль поликлиникаларда алып барыла. Көн саен 600дән 800 кешегә вакцинация ясала. Автокаланыж дәвалау оешмаларына барлыгы 10 855 доза вакцина кайтарылыр дип планлаштырыла.

Наил Мәһдиев шәһәрнең эре предприятиеләрендә вакцинация үткәрү өчен кирәкле шартлар булдырырга кушты: "Предприятие җитәкчесе үз хезмәткәрләре турында уйлый торган җирдә ул вакцинация үткәрү өчен тиешле шартлар тудырырга мөмкин. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, безнең предприятиеләр белән эш алып барырга кирәк. Алар поликлиникаларда чират тормасын өчен, эш урынында прививка ясау мөмкинлеген булдыру зарур", - дип билгеләде мэр.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 784 очрагы теркәлгән.

Якшәмбе, 14 февраль 2021, 10:35