Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне Зинаида Ефремовна Красильникованы 100 яшьлек юбилее белән котлады. Ул шулай ук Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын да җиткерде.

Зинаида Ефремовна ТАССРның Чистай районы Чабаксар авылында туа. Урта мәктәптә җиде сыйныфны, аннары медицина училищесын тәмамлый. 1939 елда бүленеш буенча Аксубай районына күчеп килә, анда авыл хастаханәсендә акушерка булып эшли. 1942 елда ул Аксубай районының Тимошкино авылына күчеп килә һәм 1959 елга кадәр фельдшер-акушерлык пунктында акушер-гинеколог булып эшли.

"Гомер буе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Мин сезнең хезмәт эшчәнлеге исемлеген карап утырдым, гомер буе акушер-гинеколог булып эшләгәнсез. Сезнең ярдәм белән никадәр бала дөньяга килгән", - диде шәһәр мэры.

1973 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы АМЯХнең кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Зинаида Ефремовна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале, "Хезмәт ветераны" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ире белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Якшәмбе, 14 февраль 2021, 15:33