Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы тирында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре арасында, вак калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган турнир булып узды. Ярышлар XX Спартакиада кысаларында оештырылды.
Беренчелектә предприятиеләрнең 35 яшь хезмәткәрләре командасы катнашты: «Ремдизель» АҖ, махсус автомобильләр заводы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Яр Чаллы шәһәре буенча РПФ идарәсе, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, " ПЭК "ҖЧҖ, "Татэнерго" АҖ филиалының Чаллы ТЭЦы, "Татэнерго" АҖ филиалының Түбән Кама ГЭСы филиалы, "РУ-Инжиниринг" ҖЧҖ һәм башка предприятиеләрдән.
Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә: 1 урын – Рәмис Сабиров, махсус автомобильләр заводы; 2 урын – Альберт Шакиров, ремонт-инструменталь заводы; 3 урын – Айнур Ногманов, Яр Чаллы ТЭЦы.
Җиңүчеләр һәм призерлар ату буенча турнирны оештыручылардан һәм чараның партнерларыннан медальләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Беренче урынны алган командага җиңүче кубогы тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 февраль 2021, 10:24