Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Егоровна Кораблева бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Мария Егоровна ТАССРның Яңа Чишмә районы Екатерининская Слобода авылында туа. 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында торф эшләнмәләрендә йөри. Тракторчы курсын темамлап, колхозда тракторда эшли. 1946 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Дмитриевич Кораблевка кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. 2006 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Хәзер ветеранның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 15 февраль 2021, 12:06