Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Ватан-ана» мемориалы каршында чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тантаналы чара узды. Әфганчыларга хөрмәт йөзеннән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, Әфганстанда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм студентлар килде.

Чараның хөрмәтле кунаклары – шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм аның урынбасары Рамил Хәлимов, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәләре башлыклары Рөстәм Хуҗин һәм Айзат Мәхмүтов, Әфганстандагы сугыш ветераннары оешмасы рәисе Эдуард Фоминых, шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов катнашты.

Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Дүшәмбе, 15 февраль 2021, 14:02