Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исемен йөрткән скверда «Җиңү яулап өйгә кайткач...» дип исемләнгән искә алу чарасы узды.

 Очрашуда Башкарма комитет, мәгариф һәм мәдәният идарәсе вәкилләре, язучылар, китапханә хезмәткәрләре һәм китап яратучылар, мәктәп укучылары һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Чараны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чарада катнашучыларны сәламләде һәм истәлекле дата белән котлады.

Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шагыйрь буларак та, шәхес буларак та уникальлеген билгеләп үтте. Язучылар Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде, Лилия Гыйбадуллина герой-шагыйрь шигырьләрен яңгыраттылар. Чаллылылар Муса Җәлилне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Дүшәмбе, 15 февраль 2021, 15:25