Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советының V утырышы барышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 9 чаллылыга дәүләт бүләкләре һәм "ТАССР оешуның 100 еллыгы" уңаеннан истәлек билгеләре тапшырды.

Коронавирус инфекиясе (COVID-19) белән көрәшкә керткән өлеше, табиб бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм югары профессионализмы өчен, Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең бүлек мөдире Светлана Железнова һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән фельдшеры Дания Мөхәммәтдинова Россия Федерациясе президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүләре, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышларга ирешүләре өчен «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән «Кама Беконы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Хәйдәр Галәутдинов; «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясе» акционер җәмгыяте генераль директорының дәүләт структуралары белән үзара эшчәнлек буенча консультанты Нәфис Мостафин;«КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең инновацион продуктлар буенча директор урынбасары Фирдәүс Кәбиров бүләкләнделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Үзәк районы администрациясе башлыгы
Искәндәр Галимов бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Василий Михеев бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Гөлүсә Фәйзуллинага бирелде.

Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Чаллы икмәге» акционер җәмгыятенең күмәч цехы икмәк пешерүчесе Гөлфәрия Ризаевага бирелде.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 14:37