Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә республика башлыгы С. Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбендә булды. Биредә әле узган ел гына капиталь ремонт төгәлләнде.

Капиталь ремонт федераль һәм республика бюджетлары хисабына башкарылды. Биредә 112 урынга исәпләнгән концерт залы, 60 урынга исәпләнгән кече зал бар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, учреждение уникаль проект буенча 1981 елда төзелгән. 1990 елда мәктәпкә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исеме бирелә. Бүген мәктәптә 71 укытучы эшли. Биредә хезмәт куючы 4 укытучы «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек. Укытучыларның 70%тан артыгы югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. 573 талантлы укучы ел саен тылсымлы музыка дөньясына тартыла.

Мәктәптә 17 белгечлек буенча укулар оештырыла. Мәктәп укучылары иҗат коллективлары составында актив эшчәнлек алып баралар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 2017-2020 елларда укучылар 240 конкурста катнаштылар, 747 җиңү яуладылар. 39 ел нәтиҗәле эшләү дәверендә мәктәпне тәмамлау турында таныклыкны 2000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы алды.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 11:30