Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күргәзмә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында узды. Анда 38 предприятие һәм оешма катнашты. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы башланыр алдыннан күргәзмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты.

 Сигез стендта «Яр Чаллы» ТОСЭР резидентларының азык-төлек һәм химия сәнәгате, металл эшкәртү, көнкүреш техникасы өлкәсендәге эшчәнлеге тәкъдим ителде.

Югары технологияле көнкүреш техникасы җитештерү буенча дөнья лидеры Haier компаниясе Татарстанның 95 комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүче белән хезмәттәшлек итә.

"Кама" агросәнәгать комплексы үз продукциясен тәкъдим итте. Бүген предприятие Татарстанның иң эре ит эшкәртү предприятиеләренең берсе булып тора.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында - "ЗаряД" заводы да бар, предприятие хоккей кәшәкәләре флагман модельләрен чыгаруны анонслады. Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларның төп коралын бәяләде, аларның җиңеллеген һәм ныклыгын билгеләп үтте.

ТОСЭР резидентларыннан тыш, ИТ-парк бизнес-инкубаторы резидентлары да үз проектларын күрсәтте.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә инновацион эшләнмә белән 7 нче поликлиника уртаклашты. Дәвалау оешмасының баш табибы Александр Попов аппаратны һәм коронавирус инфекциясеннән соң пациентларны реабилитацияләү өчен комплекслы программаны тәкъдим итте.

 "Автокаланың яшь эшмәкәре" бәйгесендә катнашкан 17 яшьлек Чаллы кызы Адилә Мәхмүтова Рөстәм Миңнехановка яшьләрнең индивидуальлеген күрсәтүче фразалар белән татар телендәге киемнәр тәкъдим итте.

 Үз казанышлары белән шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалары бүлеште.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты экспозициясе Татарстан Республикасының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәдәният учреждениесен ремонтлауга финанс ресурслары бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 14:27