Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Шәһәр Советының йомгаклау утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Андрей Максимов, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Аның чыгышы шәһәрнең узган елгы уңышлары турында ике минутлык видеоролик белән үрелеп барды.

Агымдагы елга планнар турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы 2021 елда 320 мең кв. метр торак файдалануга тапшыру планлаштырылуын билгеләп үтте. Бу максаттан Замелекесье, 63, 64 микрорайоннар, Орловка бистәсендәге «Притяжение» торак районы, Чаллы-Ярдагы «Озеро» торак комплексы территорияләрендә төзелеш эшләре дәвам итә.

«Аларны инженерия, юл һәм социаль инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсендә без республика Хөкүмәтенең ярдәменә өметләнәбез», - дип ышаныч белдерде Наил Мәһдиев.

Алдагы елларга трамвай инфраструктурасын үстерү дә планлаштырыла. ЗЯБ, ГЭС һәм Замелекесье районнарында 16 километр озынлыкта яңа тармак проектлаштыру башланды. Шәһәр халкын җәмәгать транспортында уңайлы йөртү белән тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып тора. Быел шәһәр маршрутларына 20 берәмлек МАЗ автобусын чыгару планлаштырыла. Моннан тыш, Мәскәү җитәкчелеге белән ирешелгән килешүләр кысаларында шәһәргә 40 ЛИАЗ автобусы бушлай тапшырылды. Хәзерге вакытта кирәкле документлар рәсмиләштерелә, беренче кварталда автобуслар шәһәр маршрутларына чыгачак.

Быел 34, 63 микрорайонда һәм «Притяжение» торак районында 660 урынга исәпләнгән өч мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. 1 сентябрьгә Чулман проспектында һәм Замелекесье микрорайонында ике яңа мәктәп ачылачак. Аларның беренчесе полилингваль, анда укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Моннан тыш, ике балалар бакчасы һәм дүрт мәктәп ремонтланачак. 10 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла. «Шәһәр бюджеты хисабына дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдән 1300дән артык укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Халыкның безнең адреска һәм депутатларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләрен исәпкә алып, без 2021 елның 1 сентябреннән әлеге категориягә 3 балалы гаиләләрне дә кертү турында карар кабул иттек», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Быел «Дулкын» йөзү бассейны һәм Яр Чаллы курчак театры өчен бина ремонтланачак. «Мастеровые» рус драма театры өчен яңа бина төзелеше башланды.

 «Чыгышымның ахырында миңа барлык чаллылылар исеменнән республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәһәребезгә мөһим булган барлык проектларны гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Республикабыз Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына уртак эшебез һәм инициативаларыбызны хуплавыгыз өчен зур рәхмәт. «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Анатольевич Когогинга, Шәһәр Советы депутатларына, предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына, бигрәк тә шәһәр халкына Чаллы һәм республика файдасына бердәм хезмәт куюлары өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», - диде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 13:36