Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда узган Шәһәр Советының йомгаклау утырышы кысаларында яшьләр парламенты әгъзасы, иреклеләр үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина чыгыш ясады, пандемия вакытында Чаллы волонтерларының эше турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә 13 меңнән артык волонтер исәпләнә. Пандемия шартларында «Орион» яшьләр үзәге базасында #МыВместе Бөтенроссия акциясе кысаларында волонтерлар белән эшләү буенча шәһәр штабы төзелде. Акция барышында 1500 өлкән яшьтәге граждан һәм ялгыз яшәүче пенсионер беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алуда һәм китерүдә ярдәм алдылар. Моннан тыш, волонтерлар «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәтеннән азык-төлек җыелмаларын китерүдә катнаштылар. Ике ай эчендә 25 меңгә якын җыелма тапшырылган. Җитмеш волонтер COVID-19 пациентларына дару препаратларын өйгә китерү буенча Бөтенроссия акциясенә кушылды.

"Бу ел эчендә ялгызлыктан куркучылар да булды. Безнең волонтерлар мондый кешеләргә психологик ярдәм күрсәтергә, паниканы җиңәргә һәм авыр чорны кичерергә булыштылар", - диде Анастасия Гайфуллина.

Ул шулай ук Яр Чаллы иреклеләренең «Татарстан иреклесе» республика сменасы, «СелиАс» халыкара белем бирү форумы, "Мәгънәләр территориясе" Бөтенроссия яшьләр форумы кебек республика, бөтенроссия һәм халыкара ирекле мәктәпләр һәм форумнарда катнашуын билгеләп үтте.

«Ал җилкәннәр» балалар сәламәтләндерү лагере Тукай районының Ильичевка бистәсе территориясендә Кама елгасының матур ярында урнашкан. 2006 елда ул «Камгэсэнергострой» милкеннән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына тапшырылган. Лагерь 200 койка-урынга исәпләнгән. Лагерь 2007 елдан бирле эшләми, анда ремонт үткәрелмәгән. Чаллы яшьләре исеменнән сездән, Рөстәм Нургалиевич, әлеге объектны 2022 елга шәһәр читендәге лагерьларны ремонтлау буенча республика программасына кертүдә ярдәм итүегезне сорыйм», - дип, Президентка мөрәҗәгать итте кыз .

"Быел проектка заказ бирергә һәм лагерьны киләсе елга ремонт планына кертергә кирәк. Бинасы да, мәйданы да яхшы", - дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 14:38