Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы депутатлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Рөстәм Нургалиевич! Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күп эшләр башкарасы бар. Әмма барлык теләкләрне тормышка ашыру өчен безнең мөмкинлекләр җитми. Менә инде 30 елдан артык 22 милли җәмгыятьне һәм 20 милли ансамбльне берләштергән "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты капиталь ремонтка чиратын көтә. Әгәр быел бу эшкә этәргеч булса, ул безнең өчен зур шатлык һәм халыклар дуслыгын ныгытуга, туган телләрне саклауга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булыр иде», - диде Шәһәр Советы депутаты, ТР халык артисты Виталий Агапов, президент катнашында узган Шәһәр Советының йомгаклау утырышында.

«Бүген Халыклар дуслыгы йортын ремонтлау темасы күп тапкырлар яңгырады. Бездә Туган телләр елы икән, быел ремонт ясарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинга һәм ТР ГИСУ директоры Нияз Ситдыйковка мөрәҗәгать итеп.

Сишәмбе, 16 февраль 2021, 16:31