Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты Уставына өченче укылышта төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә, уналты яше тулмаган, өлкәннәр озатуыннан башка җәмәгать транспотында билетсыз баручы балаларны мәҗбүри төшереп калдыру тыела.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Балалар салкында юлда берүзләре генә калып, өлкәннәр белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмыйча гомерләрен куркыныч астына кую очраклары да аз түгел бит. Монда бәлагә дә ерак түгел. Кызганычка каршы, җәмәгать транспортында йөрүчеләргә карата мондый хәвефле сигналлар минем округтан да килде. Бүген кабул ителгән закон проекты белән без мондый хәлләрне булдырмаска, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышабыз».

Федераль закон проекты нигезендә балигъ булмаган, 16 яшькә җитмәгән, берүзе генә булган балигъ булмаган затны, мәҗбүри рәвештә транспорттан төшереп калдыру катгый тыела.

Чәршәмбе, 17 февраль 2021, 08:19