Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17-21 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «УДМУРТИЯ» күргәзмә үзәгенең «Яркая зима»  ярминкәсе узачак. Күп кенә кызыклы товарлар куелган павильон «Мегастрой» гипермаркеты территориясендә 32 комплекста урнашачак.

Ярминкәдә илнең төрле төбәкләреннән азык-төлек һәм көнкүреш товарлар җитештерүчеләр, сатучылар катнашачак. Кайбер катнашучыларның продукциясе үзенчәлекле һәм шәһәр кибетләрендә күрсәтелмәгән. Гастрономия рәтләрендә оригиналь рецепт буенча әзерләнгән Тамбов һәм Белорусиядән ит деликатеслары, Камчатка һәм Якутия ярларыннан затлы балык төрләре, Кавказ, Себер сырлары, Россиянең бал коллекцияләре, Тула конфетлары, Әзербайҗан гранатлары, Пермь чикләвеге һәм шоколад, йогуртлы җиләк-җимеш, хәлвә, чәй, Көнчыгыш тәмләткечләре тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә алда торган бәйрәмнәргә бүләкләр дә сайларга мөмкин булачак. Ир-атлар өчен Орлов фабрикасы свитерлары, күлмәкләр, аяк кием, пычак һәм бакча коралы, сөлгеләр һәм оекбашлардан сувенирлар. Чехия бизәнү әйберләре, сабыннан оригиналь букетлар, гадәти булмаган тәмгә ия кулдан ясалган мармеладлар, кашемир палантиннар, савыт-саба һәм аш бүлмәсе кирәк-яраклары хатын-кызлар күңеленә хуш киләчәк. Шулай ук ярминкәдә Алтай косметикасы, сәламәтләндерү продукциясе һәм башка күп кенә товарлар тәкъдим ителгән стендлар урнаштырылачак.

Сатып алучылар арасында товарлар уйнату һәм ярминкәләр узачак. 17-20 февральдә ярминкә 10:00нан 19:00 сәгатькә кадәр, 21 февральдә 10:00нан  16:00 сәгатькә кадәр эшли. Сыйфат контроле телефоны: 8-912-856-10-28. «УДМУРТИЯ» күргәзмә үзәге ярминкәләрен Россиянең 18 төбәгендәге 32 шәһәр халкы лаеклы бәяләде.

Чәршәмбе, 17 февраль 2021, 13:49