Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Раиса Федоровна Западнова һәм Кәүсәрия Гомәр кызы Галиәкбәрова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Раиса Федоровна Кызыл Чаллы авылында туа, урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән басуда эшли, кышка яшелчә әзерләүдә катнаша. 1956 елда Павел Иванович Западновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Раиса Федоровна СУ-42дә өлкән хисапчы булып эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кәүсәрия Гомәр кызы Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туа. Урта мәктәпне, аннары икътисад техникумын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә йөри. 1952 елда кияүгә чыга һәм ире белән Кыргызстан Республикасына күчеп килә. Кәүсәрия Гомәр кызы лаеклы ялга чыкканчы "Автотрест" предприятиесендә эшли. 2001 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә биш бала үстергәннәр, сигез оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 17 февраль 2021, 14:38