Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 февраль көнне «Энергетик» мәдәният сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Яр Чаллының 14 гаиләсе сертификатка ия булды.

Гаиләләрне истәлекле чара уңаеннан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты, Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар. Чакырылган кунаклар адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш.

Чәршәмбе, 17 февраль 2021, 14:45