Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнада Яр Чаллыга коронавирус инфекциясеннән 3000 доза вакцина кайтты. Бүген тагын 500 доза көтелә. Бүгенге партияне исәпкә алып, шәһәрнең дәвалау оешмаларына 14 345 доза кайтарылыр дип планлаштырыла.

"Хәзерге вакытта якынча 10 мең кеше беренче компонент, 700 кеше икенче компонент белән вакциналаштырылган", – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова атна саен үткәрелә торган пресс-конференция барышында.

 Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация шәһәрнең һәр поликлиникасында оештырыла. 7 нче поликлиникада гына да көненә 90-100 кешегә вакцинация ясала. Бу юнәлештә эшне оештыру турында шул поликлиниканың эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Кәримова сөйләде: "2020 елның декабрь уртасыннан башлап безнең поликлиникада 1600гә якын кеше беренче доза вакцина алды, икенчесен 400гә якын чаллылы ясатты. Бу кешеләр барысы да үзләрен яхшы хис итә. Прививка ясатучылар, кан тапшырганнар һәм антитәнчекләрнең булуын тикшергәннәр, алар барлыкка килгән. Мин дә прививка ясаттым, миңа ике компонент препарат та кертелде. Шуннан соң тест тапшырып карадым һәм иммунитет барлыгы күренде. Прививкага язылучы кеше, безнең мәгълүмат өстәленә килә һәм вакцинациягә ирекле ризалык тутыра, мәгълүмати материал ала. Аннары пациент терапевтик күзәтү кабинетына уза, анда табибта тикшеренү үтә. Аннан 14 көн дәвамында чит илләргә бару-бармавы, вакцинациягә кадәр йогышлы авырулар белән элемтәгә керү-кермәве турында сорыйлар. Әгәр чит илгә чыкмаган һәм йогышлы авырулар белән эләмтәдә булмаган икән, ул прививка ясау кабинетына уза. Прививкадан соң ул ярты сәгатьләп медицина кабинеты янында утыра", – дип ачыклап узды Елена Кәримова.

Чаллылылар коронавирустан прививкага дәүләт хезмәтләре сайты аша, шулай ук дәвалау учреждениесе регистратурасына шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итеп, үзләренең территориаль поликлиникаларына языла алалар.

Пәнҗешәмбе, 18 февраль 2021, 15:13