Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков 2020 елга эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Узган елның 12 аенда 491 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 16 кешенең гомере өзелгән, 595 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, төп проблемаларның берсе – исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. 2020 елда исерек шоферлар гаебе белән 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 66 кеше яраланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүнең 1572 очрагын кисәткән, шул ук вакытта кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен 160 шофер җинаять җаваплылыгына тартылган.

"Агымдагы елның тулы булмаган ике аенда шәһәрдә исерек шоферлар гаебе белән 5 юл – транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 10 кеше зыян күргән, шул ук вакытта 202 кешегә исерек хәлдә идарә итү факты буенча һәм 30 машина йөртүчегә карата кабат исерек хәлдә идарә итү буенча җинаять эше каралган", - диде ул.

Telegram мессенджерында "Яр Чаллының исерек машина йөртүчеләре" дигән махсус чат эшли. Аның ярдәмендә теләсә кем, шул исәптән аноним рәвештә дә, исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә була. Әлеге төркем исерек килеш руль артына утырган шоферларны ачыкларга мөмкинлек бирчәк.

Пәнҗешәмбе, 18 февраль 2021, 17:32