Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында «Ел рәссамы-2020» шәһәр конкурсы күргәзмәсе ачылды. 2021 елда күргәзмәдә төрле жанрдагы һәм техникалардагы 113 авторның 215 эше тәкъдим ителгән. «Ел рәссамы-2020» шәһәр конкурсы күргәзмәсендә югары һөнәри осталык һәм рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Рәсем сәнгате» номинациясендә - Александр Петров; югары профессиональлек, тематик карарларның байлыгы, графиканы үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Графика» номинациясендә Рият Мөхәммәтшин; Факил Гайфетдинов иҗтимагый әһәмияткә ия монументаль әсәрләр һәм скульптурада тарихи темасын ачкан өчен «Скульптура» номинациясендә; югары профессионализмы һәм шамаил сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Декоратив-гамәли сәнгать һәм скульптура» номинациясендә Чулпан Шәрифуллина; акварель техникасында зәвык һәм осталык өчен «Яңа исемнәр» номинациясендә Татьяна Низамова; халык сәнгатен үстергәне һәм агачтан оригиналь эшләнмәләр ясаганы өчен "Халык сәнгате" номинациясендә Фоат Закиров; югары профессиональлек һәм Яр Чаллы шәһәре образын матур итеп гәүдәләндергән өчен "Яр Чаллы шәһәре. Тарих һәм хәзерге заман" номинациясендә Рауза Иванова җиңү яулады.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе дипломнары белән: Әбүзәр Габдрахманов  «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» - пейзаж жанры буенча «Рәсем сәнгате» номинациясендә; «Графика» номинациясендә Анатолий Пашин – тарихи жанрны үстерү һәм графикада нәтиҗәле иҗади якын килүе өчен; Ольга Недовизий – графика әсәрләрендә зәвык һәм сәнгатьле булуы өчен; Софья Ульченко – график әсәрләрдә иҗади якын килү өчен һәм башкалар бүләкләнде.

Күргәзмә 14 мартка кадәр эшләячәк.

Җомга, 19 февраль 2021, 14:39