Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты булды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов катнашты.

Фәрит Салахов 77 елдан соң үз героен тапкан бүләкне тапшырды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Таман Кызыл байрак дивизиясенең укчылар ротасы бүлекчәсе командиры, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Сабир Мостафаев сугыш юлын узган. Чехословакиядә сугышчан заданиене яхшы үтәгәне өчен "II дәрәҗә Ватан сугышы ордены"на тәкъдим ителгән, ләкин авыр яралану сәбәпле, бүләген ала алмаган. Бүләкне бу көнне аның кызлары: Нурсимә Мостафаева, Клара Орлова, Вәлидә Трофимова, шулай ук Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбендә белем алучы оныкчыгы Кәрим кабул итеп алдылар. Яшь чаллылы үз юлын сайлаган инде. Бабасы кебек үк, ул да Ватанны саклаячак.

Концерт программасында шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, «Чаллы тавышы 2.0» вокал проектында катнашучылар чыгыш ясады.

Җомга, 19 февраль 2021, 14:42