Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка бистәсендә урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә хәрби комиссариат, С.П.Титова исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты, Комсомол районының Ветераннар советы вәкилләре, ТИҮ рәисләре, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, районның мәктәпләре укучылары килгән иде.

«Калкан» полиция кадетлар мәктәбе укучылары тантана дәвамында мактаулы каравылда торды.

Тантананы Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты. Чарада катнашучыларны Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Бари Минһаҗев сәламләде. Үсеп килүче буынга котлау сүзләре белән хәрби пенсионер, шәһәр Ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Мансур Сафин мөрәҗәгать итте.

 Чарада катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Шимбә, 20 февраль 2021, 11:36