Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы  администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Ксенья Дмитриевна Сальцина, Сәгадәт Мөхәммәтдин кызы Мөхәмәтдинова, Рәйсә Рәхим кызы Кәлимуллина котлаулар кабул иттеләр.

Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов һәм Лариса Зубрилова, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Дөррия Ризатдинова һәм Людмила Калачева да кушылды.

 Ксенья Дмитриевна Сальцина 95 яшьлеген билгеләп үтә. Ул Лаеш районының Байчуга авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь совхозында төрле эшләрдә йөри. 1954 елда кияүгә чыга. 2013 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Ксения Дмитриевна биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Бу көннәрдә Азнакай районы Әҗмәкәй авылында туган Сәгадәт Мөхәммәтдин кызы Мөхәммәтдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшләгән. 1970 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы "Трест Камдорстрой"АҖдә җыештыручы булып хезмәт куя.

Рәйсә Рәхим кызы Кәлимуллина да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Кукмара районының Байлангар авылында туган, Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшләгән. 1969 елда гаиләсе белән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына күчеп килә, пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. 2011 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Рәйсә Рәхим кызы 3 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Шимбә, 20 февраль 2021, 15:30