Автозавод районында яшәүчеләр өчен «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Ватанга
дан» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән
район администрациясе башлыгы Винер Харисов, Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов,
Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов мөрәҗәгать
иттеләр.
Моннан тыш, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Ир – ат-лидер» һәм «Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләрендә район туры җиңүчеләренә дипломнары тапшырылды.
Тамашачыларга бүләк ясап Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге
82 нче кадетлар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр солистлары һәм иҗат
коллективлары чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 февраль 2021, 17:54