Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына парламент дәресе уздырды.

Депутат Татарстанның Россиядә иң күп милләтле территорияләреннән берсе булуын һәм милләтара мөнәсәбәтләрне һәм халык бердәмлеген ныгыту өчен ниләр эшләнүен, Татарстан территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектлары турында сөйләде. Парламентарий үз эшчәнлеге, хәл итәргә туры килә торган мәсьәләләр белән уртаклашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аерым алганда, Татарстанда һәм Россиядә сәяси тормыш, депутат булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге, депутатның экология өлкәсендәге эше турында кызыксындылар.

Якшәмбе, 21 февраль 2021, 12:31