Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Салават Кубогы"на 25 нче юбилей ярышлары узды. Бүген ярышларны ачу тантанасы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашты.

"Без спортчыларга илебезнең автомобиль сәнәгате башкаласына - Чаллыга килү мөмкинлеге тапканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Яхшы кәеф, һава торышы. Мин катнашучыларга спорт рухы һәм иң көчлеләрнең җиңүен теләр идем", - диде шәһәр мэры, катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләп.

Ярышларда 28 спортчы катнаша. "Салават Кубогы" - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. 100 000 сумлык сертификат Чаллы балалар йортына тапшырылды.

 Бүген ярышлар "1400" һәм "1600" классларында узды. Узышлар нәтиҗәләре буенча "1400" классында Василий Кораблев, ә "1600" классында Олег Жаворонков җиңүче булды.

Чарадан тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең Вконтактындагы рәсми төркемдә күрергә була.

Якшәмбе, 21 февраль 2021, 18:40