Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм Россия чик буе гаскәрләренең 103 еллыгына багышланган «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен» дигән хәрби-патриотик җыр конкурсы узды. Ел саен «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрелә торган фестивальдә 127 конкурсант - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, район учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Автозавод районы территориясендә яшәүчеләр катнашты.

Музыка мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары составындагы профессиональ жюри җиңүчеләрне билгеләде. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында "вокал-соло" номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә 12 нче «Гусельки» балалар бакчасыннан Кирилл Багрецов,  2 дәрәҗә дипломга 9 нчы «Алан» балалар бакчасыннан Карина Якупова лаек булды. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның «XXI гасыр» эстрада вокалы студиясе коллективына һәм «Почемучки» төркеменә I дәрәҗә лауреат дипломнары бирелде. 118 нче "Яблочко" балалар бакчасының «Суперские детки» вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, 110 нчы «Курочка ряба» балалар бакчасының вокаль ансамбле III дәрәҗә лауреат булды.

Мәктәп укучылары арасында вокал-соло номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар: 19 нчы мәктәп укучысы Каролина Хабибрахманова, 34 нче мәктәп укучысы Екатерина Подгорных, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Амалия Вилданова. II дәрәҗә дипломга 19 нчы мәктәп укучылары Мерида Шәрәфетдинова һәм Азалия Гыйләҗева, шулай ук 77 нче гимназиядән Егор Анциферов лаек булды. Гран-прины «21 гасыр» эстрада вокалы студиясе, 19 нчы мәктәпнең «Талисман» төркеме алды.

Чәршәмбе, 24 февраль 2021, 10:42