Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2005-2007 елларда туган егетләр
һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге
узды.
Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Нурлат, Әлмәт, Буа,
Актаныш районнары һ.б. командалар катнашты.
Яр Чаллыда «Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче ике бала катнашты. 49 кг
авырлык категориясендә чыгыш ясаган Әмир Хәлилов 2 нче урынны яулады.
Алга таба ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Идел буе федераль
округы беренчелегендә чыгыш ясаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 24 февраль 2021, 14:23