Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фаина Ивановна Порошина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин һәм ТИҮ рәисе Любовь Кутузова тапшырдылар.

Фаина Ивановна Курган өлкәсенең Усть-Уйское авылында туа. Урта мәктәпне, аннары Петровка педагогия училищесын тәмамлый. 1950 елда кияүгә чыга. 1970 елда Яр Чаллыга Камаз төзелешенә килә. Лаеклы ялга чыкканчы Фаина Ивановна 5 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Гомуми педагогик стажы 44 ел тәшкил итә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларны оныклары сөендерә. Фаина Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 24 февраль 2021, 14:02