Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык Чемпионаты - I лигасы чемпионатының өченче туры тәмамланды.

Өченче тур «Динамо» (Ульяновск) һәм «Нефтяник» (Әлмәт) командалары арасында уеннар белән башланды, анда әлмәтлеләр 0:3 исәбе белән җиңү яулады. Икенче очрашуда «Динамо» (Чаллы) һәм «Фикс» (Казан) командалары очрашты, анда казанлылар 0:3 исәбе белән җиңеп чыкты.

Икенче уен «Фикс» (Казан) һәм «Динамо» (Ульяновск) командалары арасындагы очрашудан башланды, анда казанлылар 3:0 исәбе белән җиңү яулады. Олимпия резервы спорт мәктәбенең волейбол кырында «Нефтяник» (Әлмәт) һәм «Динамо» (Яр Чаллы) командалары очрашты. Анда чаллылылар 0:3 исәбе белән җиңү яулады. Өченче тур нәтиҗәләре буенча чаллылылар икенче булды һәм ярымфиналга чыкты. Ярымфинал 2021 елның мартында Яр Чаллыда узачак.

Чәршәмбе, 24 февраль 2021, 16:23