Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галия Шакир кызы Мөхәммәтшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Галия Шакир кызы ТАССРның Сарман районы Нөркәй авылында 10 бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туа. 1939 елда беренче сыйныфка бара, унынчыны яхшы билгесе белән тәмамлый. Сугыш вакытында колхоз хуҗалыгында төрле эшләр башкара. Сугыштан соң Казан аграр институтына укырга керә, 5 ел югары стипендиягә укый. Агроном белгечлеге алган.

Институттан соң Актаныш районына МТСта агроном булып эшләү өчен җибәрелә. Анда җиде ел хезмәт куя. Аннары Мәскәүнең Тимирязев исемендәге академиясенә укырга керә, педагогика факультетын тәмамлый. Укытучы белгечлеге алганнан соң Минзәләнең беренче мәктәбенә эшкә урнаша. 39 ел дәвамында әйдәп баручы химия һәм биология укытучысы була. Аннары Минзәлә райкомына идеология буенча партия кабинеты мөдире итеп күчерелә. Лаеклы ялга да шуннан китә. Яр Чаллыга 1986 елда күчеп килә. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 25 февраль 2021, 10:27