Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу көнне Яр Чаллының 12 гаиләсе сертификат алды. Чарага җыелучы гаиләләрне истәлекле вакыйга уңаеннан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты, Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчасы белән эш итү вакыты чикләнмәгән

Пәнҗешәмбе, 25 февраль 2021, 10:32