Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хаҗиев медицина советы утырышы барышында онкология хезмәтенең үсеш стратегиясен яңгыратты.

«Безнең алда торган бурычлар бик амбициоз булып кала. Илкүләм проект индикаторлары буенча, аерым алганда, бер еллык үлем күрсәткече буенча, хәзерге вакытта 21,12% булган күрсәткеч 2024 елга кадәр 17,3% тәшкил итәргә тиеш. Ягъни агымдагы дәрәҗәләрдән күрсәткеч 22% кимергә тиеш», – дип билгеләде Алмаз Хаҗиев.

Ул шулай ук онкологик авыруларны профилактикалауда беренчел звеноның мөһим ролен билгеләп үтте: "Нәкъ менә сәламәтлек саклауның беренчел звеносы халык белән беренче булып элемтәгә керә. Тулаем алганда онкология хезмәтенең уңышы бу звеноның онкологик сакчыллык мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләвенә бәйле. Аерым ассызыклап үтәсем килә: махсуслаштырылган хезмәт тулы көченә эшләсен өчен, беренчел сәламәтлек саклау дәрәҗәсеннән башлап, координацияләнгән бердәм эшне көчәйтергә һәм пациентларның маршрутлаштыру тәртибен сакларга кирәк», – диде ул.

Пәнҗешәмбе, 25 февраль 2021, 16:37