Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнаштылар.

Доклад белән сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев чыгыш ясады. Башта ул пандемия чорында медицина оешмаларында эш оештыру турында сөйләде. Әйтергә кирәк, пандемия чорында Яр Чаллы халык саны 936 952 кеше тәшкил иткән Тукай, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтте. Йогышлы авырулар хастаханәсендә, 2 нче һәм 5 нче санлы шәһәр хастаханәләрендә, сугыш ветераннары өчен госпитальдә авырулар өчен 1 меңнән артык урын булдырылган.

Александр Николаев медицина оешмаларына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде: "Форсаттан файдаланып, шәхсән сезгә, Наил Гамбәрович, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәровна Когогинага, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Михайловна Захаровага чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. КАМАЗ администрациясенә һәм башка предприятие җитәкчеләренә аларның бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт".

Шулай ук волонтерлар адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады, алар коронавирус белән авыручы өч меңгә якын чаллылыга медикаментлар китерделәр.

Билгеләп үтик, 2020 елда эшкә урнаштырылган табиблар саны 37 белгеч тәшкил иткән. Агымдагы ел башына шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларында 1729 табиб һәм 4 725 урта медицина хезмәткәре эшли.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов чаллылыларның медицина кадрларын җәлеп итү юнәлешендәге эшенә яхшы бәя бирде: «Кадрлар барысын да хәл итә. Мәкерле ел булуга карамастан, табиб персоналы буенча уңай балансны саклап кала алдык. Бу күрсәткечләр белән генә тукталып калмыйбыз", - диде ул.

Сәламәтлек саклау тармагының 2021 елга бурычлары арасында:«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру; халыкка һәм пациентка юнәлгән медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру; махсуслаштырылган медицина ярдәмен камилләштерү; шәһәр халкына онкологик ярдәм күрсәтүне үстерү; кадрлар кытлыгын бетерү; йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлауны дәвам итү.

Пәнҗешәмбе, 25 февраль 2021, 15:14